Энә караклары
Энә караклары (лат. Odonata, рус. Стрекозы) — ерткычлар отрядыннан булган яхшы очучы бөҗәк. Башы да, күзләре дә зур. Яңакларында мыеклары бар. Дүрт үтәкүренмәле канаты куе җепләр челтәре белән тоташкан. Корсагы озынча.
Энә каракларын өйрәнүче энтомология бүлеге одонтология дип атала. 5600 дән артык төре билгеле (февраль 2008 ел). Күпчелеге тропикларда һәм дымлы субтропикларда үрчи. Русиядә энә караклары бөтен биләмәдә таралган. Фауна исәпләве буенча 150 төре исәпләнә.
Этимологиясе
Башкорт телендә Энәғараҡтар сүзе кулланыла. Көнбатыш башкортларда Энәгараклар версиясе кулланыла.
Татарча Энә караклар.
Башка төрки телләрдә: каз. Инеліктер, кырг. Ийнелик азәри. İynəcələr, Ийнәджәләр, үзб. ниначи, төр. Kızböcekleri.
Искәрмәләр
- ↑ Schorr M., Paulson D. R., Dijkstra K. B., Deliry C., Lozano F. World Odonata List (ингл.) — University of Alabama, 2013.
- ↑ 1 2 Dijkstra K. B., Bechly G., Bybee S. M., Dow R. A., Dumont H. J., Fleck G., Garrison R. W., Hämäläinen M., Kalkman V. J., Karube H. et al. The classification and diversity of dragonflies and damselflies (Odonata) (ингл.) // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness (Addenda 2013) / Z. Zhang — 2013. — Vol. 3703, Iss. 1. — P. 36–45. — doi:10.11646/ZOOTAXA.3703.1.9 — PMID:26146682
- ↑ Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2006.
- ↑ Nederlands Soortenregister