Эрнест Дышаев
Эрнест Дышаев |
---|
Эрнест Дышаев (рус. Эрнст Нурмухаммедович Дышаев) — рәссам.
Тәрҗемәи хәле
Эрнест Нурмөхәммәт улы Дышаев Арчада туган. Беренче карикатуралары 1957 елда «Чаян» журналында урын алды. Казанга күченеп килеп, фабрикада, төзелештә, соңрак газета-журналларда эшли башлагач та ул мавыгуын онытмый - карикатуралар ясый. Шул гомер эчендә "Чаян"ның һәр санында диярлек аның карикатурасы чыга иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр журналда эшләде. 2017 елның 10 июнендә Казанда вафат.