Эссе күл (Уфа)

Эссе күл (баш. Эҫе күл) - Уфа шәһәре Инорс мәхәлләсендә урнашкан ясалма күл.[1]

М.С.Рәҗәпов исемендәге 2-че Уфа ТЭЦ-ы суыту системасын су белән тәэмин итеп торучы ясалма буа. Район халкының яраткан җәйге һәм кышкы ял урыны. 2-че Уфа ТЭЦ-ы белән туктаусыз җылылык алмашуы аркасында су ел әйләнәсенә туңмый.

Озынча формада су яткылыгы. Яр буе озынлыгы 2,65 чакрым чамасы. Су чагыштырмача пакъ.

Кышта туңмый, кайбер күчмә кошлар кышлый.[2]

Галерея

Искәрмәләр

  1. Иҗат һәм үсеш планнары тарихы
  2. Телекомпания «Вся Уфа». Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2023. Архивировано 9 ноябрь 2014 года.

Сылтамалар