Эшче (гәҗит)

Эшче — үзәк татар эшчеләр гәҗите. 1918 елның 27 сентябреннән 1932 елга кадәр Мәскәү (1920-1921 елларда Казан) шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Мөхәррирләр – Борһан Мансуров, Вәли Шәфигуллин, Сәләх Атнагулов, Исхак Рәхмәтуллин. 1932 елда «Игенчеләр» гәҗите белән берләштерелә.