Юг теле

Юг теле (рус. Ю́гский язы́к, jugun) — Енисей телләр гаиләсенә кергән үле тел. 1970 елларга кадәр Кет теленең сым диалекты буларак каралган, 1970 елдан лингвистик әдәбиятта мөстәкыйль тел статусын ала. 1970-1980 елларда Юг телен кулланучыларның соңгы вәкилләре белән Г. К. Вернер эшли[3].

Язусыз тел булып тора. Юг теле кет, селькуп, эвенк һәм рус телләре белән тыгыз мөнәсәбәттә яши.

Тасвирлама

Г. К. Вернер мәгълүматлары буенча, 1970 еллар уртасына кадәр юг телен гаиләдә өлкән буын кешеләре генә куллана. Бу — Ворогово (Турухан районы) һәм Ярцево (Енисейск районы) авылларында ата-аналардан балага тел күчеше 1930-1940 елларда тукталган дигәнне аңлата.

1980 еллар башында үткәрелгән кыр тикшеренүләре юг телен 2 генә кеше белгәнлеген ачыклый, ә 1992 елда В.П. Кривоногов үзенең эзләнүләрендә бу телдә сөйләшүчеләр калмаган дип белдерә.

2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу буенча, 119 кеше үзен юг дип күрсәткән, әмма үзләренең туган телләрен белмәүләрен хәбәр иткән[4]. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре юг телен нибары 1 кеше белүен күрсәтә[5].

Тел көньякта Енисейск шәһәреннән, төньякта Ворогово авылына кадәр территорияләрдә таралган булган. Югларның бер өлеше элек Обь елгасының уң кушылдыгы Кетның югары агымында яши. Хәзерге вакытта Енисей буендагы Ярцево һәм Ворогово авылларында туган телләрендә сөйләшми торган берничә юг гаиләсе генә сакланып калган.

Тел үзенчәлекләре

Юг теле — агглютинатив, фигыль системасында префиксация һәм исем системасында суффиксация кулланыла, инфиксация һәм инкорпорация элементлары бар. Себер төбәге телләреннән аермалы буларак, сингармонизм  [рус.] булмау, бер иҗекле сүзләрнең иҗек акцентациясе, исемнең грамматик классы (роды) категориясе (мужской, женский, вещный), исемнең күплек саны формаларын ясауның күпсанлы продуктив һәм продуктив булмаган ысуллары, фигыльнең полиперсональ (субъект-объект) төрләнеше белән характерлана. Субъект-объект күрсәткечләре зат, сан һәм класс категорияләре буенча субъектив һәм объектив исем төркемнәре белән килештерелә. Субъектның заты һәм саны аерым фигыль күрсәткечләре белән белдерелә: затның, III затның һәм классның күрсәткечләре сүз формасында — сул, ә саннар уң позицияне били. Бу күрсәткечләре белән ул кет телен ә якын, ләкин аермасы — субъектив күрсәткечләр префигирацияләнә. Төрләнеш субъект-объект күрсәткечләренең берничә парадигматик  [рус.] рәтләре (серияләре) булу белән бәйле шактый катлаулылык белән характерлана, аларның функциональ каршы торулары әлегә кадәр нигезле аңлатылмаган. Позицион килешләрнең — баш һәм төшем килешләренең формаль каршы куюы юк. Синтаксис күбесенчә номинатив төзелеш белән характерлана, гәрчә эргатив һәм активның калдык күренешләре билгеләнсә дә. Кет теленә капма-каршы буларак, юг телендә катлаулы җөмлә составында формаль рәвештә килеш күрсәткечләре һәм бәйлекләр белән тәңгәл килгән ярдәмче сүзләрне скреп буларак куллану очраклары бик сирәк. Катлаулы җөмлә кисәкләренең бәйләнеше йә асиндетик рәвештә (интонация ярдәмендә), яисә рәвешләргә кушылган теркәгеч сүзләр, шулай ук рус теленнән алынган теркәгечләр ярдәмендә тормышка ашырыла. Юг телендә селькуп, бераз төрки тел һәм шактый гына рус теле алынмалары бар[4].

Юг теленең түбәндәге үзенчәлекләрен аерып чыгарырга мөмкин[6]:

  • бай вокализм: 10 сузык; сузыкларның озынлыгы сүзнең мәгънәсенә йогынты ясый;
  • 22 тартык;
  • 4 иҗек тоны ( тон тибындагы телләргә якын): иҗек әйтелгәндә тавышның төп тоны биеклегенең үзгәрүе сүзләрне аеруга китерә;
  • морфемаларның күбесе бер иҗекле;
  • яңа сүзләр нигездә аффикслар (телнең агглютинатив тибы) ярдәмендә ясала: фигыльләр — кушымчалар ярдәмендә, исемнәр — суффикслар ярдәмендә;
  • 10 сүз төркеме (союз рус теленнән кергән);
  • балалар — женский класс; тән өлешләре һәм терек булмаган табигать объектлары — вещный класс; флора, фауна, табигатьнең сакраль терек булмаган объектлары — мужской яисә женский класс буларак билгеләнә;
  • 10 килеш;
  • җөмлә төзелеше: ия — туры объект — хәбәр; туры объект — ия — хәбәр;
  • катлаулы җөмләләр теркәгечләр, теркәгечләр ролендәге рус теле рәвешләре, интонация ярдәмендә ясала;
  • язусыз.

Юг телендә сөйләшүчеләр саны

Сөйләшүчеләр саны
2002 2010 2021
119 1 1

Искәрмәләр

  1. Бөтенроссия җанисәбе (2002)
  2. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  3. Югский язык | Малые языки России (рус.). minlang.iling-ran.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025.
  4. 1 2 С.С. Буторин. Югский язык | Библиотека сибирского краеведения (рус.). bsk.nios.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025.
  5. Назван самый редкий язык в России. Им владеет только один человек (рус.). БИЗНЕС Online (18 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025.
  6. На этом языке России говорит всего 1 человек (рус.). dzen.ru (20 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025.

Әдәбият

  • Вернер Г. К. Югский язык // Языки мира. Палеоазиатские языки. — М., 1997. — С. 187—195.
  • Castrén M.A. Versuch einer Jenissei-Ostjakischen und kottischen Sprachlehre nebst Wörterverzeichnissen aus den genannten Sprachen. — St. Petersburg, 1858.
  • Крейнович Е.А. Об изучении языка сымских кетов // Вопросы языкознания : журнал. — 1969. — № 2.
  • Аксянова Г.А., Алексеенко Е.А. Кеты: Общие сведения // Народы Западной Сибири: Ханты. Манси. Селькупы. Ненцы. Энцы. Нганасаны. Кеты. — М., 2005.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә