Юныс Ибәтуллин
Юныс Ибәтуллин (Юныс Баһаветдин улы Ибәтуллин, — ) — генерал-майор (1945). Урал хәрби округынең хәрби комиссары (1940), алман-совет сугышы вакытында 11 нче гвардия армиясенең (3 нче Беларус фронты) тыл башлыгы. 1946 елда 10 нчы гвардия армиясендә (Ленинград хәрби округы) шул ук вазыйфада. 1948 елдан 24 нче укчылар корпусы командиры урынбасары. 1949 елда 38 нче армиясенең тыл башлыгы.