Юрий Афанасьев
Юрий Афанасьев (5 сентябрь 1934 — 14 сентябрь 2015) — Россия дәүләт эшлеклесе; тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор (төп хезмәтләр Көнбатыш Европа тарихы буенча). Мәскәү тарих-архив институты ректоры (1986-1991), Россия дәүләт һуманитар университеты ректоры (1991-2003). 1990-1992 елларда «Демократик Россия» хәрәкәте рәистәше.