Юрий Будылин
Юрий Владимирович Будылин (1982 елның 8 гыйнвары, Түбән Кама, Татарстан АССР, ССРБ) — һөҗүмче позициясендә чыгыш ясаган Россия футболчысы. Сергей Будылинның эне.
Тәрҗемәи хәле
Юрий Будылин 1982 елның 8 гыйнварында Түбән Камада шәһәрендә туа. Җирле футбол тәрбияләнүчесе булып тора.
Профессиональ карьерасын 1999 елда «Нефтехимик» клубында башлый, аның өчен 2005 елга кадәр чыгыш ясый. 2006 ел сезонында «Носта» командасы өчен чыгыш ясый, аның белән икенче дивизион зонасы җиңүчесе була һәм клуб белән беренче дивизионга чыга. Әмма 2007 елның язгы өлешендә команда өчен бер матч та уйнамый һәм шул ук елның җәендә «Алнас» икенче дивизион клубы белән контрактка кул куя. 2009 елда «Нефтехимик»ка әйләнеп кайта, анда тагын өч ел чыгыш ясый. Профессиональ дәрәҗәдә соңгы сезонын 2011/12 елларда «Газовик» клубында үткәрә.
«Нефтехимик» өчен ил беренчелекләрендә барлыгы 294 матч уйнаган, 2017 ел торышы буенча клуб тарихында уйналган матчлар саны буенча икенче урында тора.
2015 елда абыйсы белән бергә Татарстан чемпионатында «Нефтехимик-2» командасы өчен чыгыш ясый башлый[2].