Юрий Калинин

Юрий Калинин (Юрий Павел улы Калинин, — ) — спортчы (академик ишкәк ишү). ССРБның спорт остасы (1961), ТАССРның һәм РФның атказанган табибы (1991, 1996), медицина фәннәре нәмзәте (1999). Россия чемпионаты (1957-1960), РСФСР халыклары спартакиядасы (1956, 1963, 1967, ТАССР җыелмасы составында), яшьләр арасында ССРБ чемпонаты (1959), «Спартак»ның үзәк шурасы беренчелеге (1965, 1967), халыкара регаталар (1961, 1966) җиңүчесе. 1968-1984 елларда Мамадыш үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары

Искәрмәләр