Юрий Никифоров
Юрий Никифоров (16 ноябрь 1934 — 27 ноябрь 2012) — сәясәт белгече, тарихчы, тарих фәннәре докторы (1978), профессор (1980), РФ һуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1994). БАССР атказанган фән эшлеклесе (1983), РСФСР атказанган укытучысы (1960). Фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләре — XX гасырда Урал һәм Идел буенда индустрияләштерүнең социаль нәтиҗәләрен өйрәнүгә, Россия һәм Башкортстанның сәяси системасы, шул исәптә сәяси фиркаләрнең формалашуы һәм эшләве мәсьәләләренә баышланган. 250 дән артык фәнни хезмәт авторы.