Яна Каск

Яна Каск (эст. Jana Kask, туган 11 ноябрь, 1991 ел) - Эстония җырчысы, Eesti otsib superstaari 2008 җиңүчесе, Pop Idol Эстония версиясенең икенче сезоны. Финалда ул Арно Суислеп белән көрәшә һәм 52,9% тавыш җыеп, җиңеп чыга. Аның беренче студия альбомы 2009 нчы елда дөнья күрде.

Хәзерге вакытта ул дөньядагы иң яшь Pop Idol шоу җиңүчесе һәм җиңү вакытында Австралия Идолының икенче сезоны җиңүчесе Кейси Донован куйган рекордны саклый. Яна Каскның беренче җыры "Leaving You for Me" исемле була.

Яна Каск бүгенге көндә дә үзенең иҗади тормышын төзүне дәвам итә. Интернет челтәрләрендә аның бик күп җырларын табып, ирекле рәвештә тыңларга мөмкин.

Дискография

Альбом

  • 2009: Face in the Mirror

Ялгыз җырлары

  • 2008: Leaving You for Me
  • 2009: Face in the Mirror
  • 2010: Don't Want Anything
  • 2011: Feel the Vibe
  • 2012: Beyond Good And Evil
  • 2012: Sleep My Little Angel
  • 2012: Heroes
  • 2013: Shooting Star
  • 2012: Beyond Good And Evil

Сылтамалар

Төркемнәр