Янтык

Янтык (Тимәш, чуаш. Тăвай, рус.  Янтиково ) — Чуашстанның Янтык районында урнашкан авыл, районның административ үзәге.

Тарих

Янтык авылы, Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. Ул вакытта ул Тимәш дип аталган. 1757-59 елларда руслар чуашларны чукындыру нияте белән биредә Архангельск чиркәве төзиләр. Шушы хөрмәткә авыл да тулысы белән Архангельскоега әйләнә. Хәзерге Янтык (Янтау) атамасы — татарныкы, авылның тау астында урнашканлыкны күрсәтә.[3]

Халык

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 3151 кешенең яшәве мәгълүм.[4]

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халык: чуашлар (92%), татарлар, руслар.[5]

Тышкы сылтамалар