Ян-Майен
Ян-Майен (норв. Jan Mayen) — Атлантик океанының төньяк өлешендәге утрау. Гренланд һәм Норвег диңгезләре арасында, Исландиядән 600 км ераклыкта, Норвегиядән 1000 км ераклыкта урнашкан. Норвегия биләмәсе.
Янартауларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә пәйда булган; утрауда гамәлдәге янартаулар бар.
Поляр диңгез климаты. Елга 700 мм явым төшә. Уртача айлык температуралар -6°Cтан +5°Cкача үзгәреп тора. Утрауны 1614 елда кит аулау судносы капитаны Ян Якобс Май ван Шеллинкот кәшеф иткән. Утрау аның исемен йөртә.