Ярослав Заботин

Ярослав Заботин (Ярослав Иван улы Заботин, — ) — математик, физика-математика фәннәре докторы (1975), профессор (1980). 1956 елдан Казан университетында: 1961-1967 елларда исәпләү үзәге мөдире, 1978-2012 елларда икътисади кибернетика кафедрасы мөдире; 1980-1985 елларда уку-укыту эшләре буенча проректор. Сызыклы булмаган программалаштыру назариясенә һәм ысулларына, икътисадта математик ысулларын куллануга, җитештерү белән идарә итүгә һәм икътисади җәгърафиягә караган фәнни хезмәтләр авторы.