Сыйфатлама
Гәүдә озынлыгы 13-28 см, авырлыгы 40-100 г. Гәүдәсе озын, сыгылмалы. Төсе кышын ак, җәен аркасы көрән, корсагы ак. Йоны куе, кыска. Башы кече, муены озын. Колагы кыска, киң. Аягы һәм койрыгы кыска. Полигам. Җенси яктан 10-11 айда өлгерә. 3-12 (ешрак 4-7) колак тишеге капланган сукыр бала тудыра.
Таралышы һәм яшәеше
Евразияда, Төньяк Америкада таралган. Башлыча төнлә, кайвакыт көндез актив.
Вак кимерүчеләр, сирәгрәк кошлар, җир-су хайваннары һ.б. белән туклана.
Урман, алан-кырларда, басуда, убыр очрый; кимерүчеләрнең иңнәрендә, эскертләрдә, таш араларында, агач тамырлары астында, торак янында яши, тычкан кебек кимерүчеләрне юк итә.
Чыганаклар
- Ласка // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
- ↑ https://www.livescience.com/55542-predator-free-new-zealand.html
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ 1 2 3 Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ Wildscreen ARKive (ингл.) — 2003.
- ↑ 1 2 3 4 Кызыл китап — 1964.
- ↑ 1 2 3 4 5 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 138. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
- ↑ 1 2 3 4 Бельгийский список видов
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World (ингл.) — 1 — 2005.
- ↑ Lettice (ингл.) / G. Owen-Crocker, E. Coatsworth, M. Hayward — 2012.
- ↑ Grzimeks Enzyklopädie (нем.) — 1 — München: Kindler Verlag, 1988. — Vol. 3. — S. 440.