Яунде
Географик урнашу һәм климаты
Яунде Камерунның көньяк-көнчыгыш өлешендә, диңгез өсте дәрәҗәсеннән 730 метр биеклектә урнашкан[5]. Кала тау платосы — Камерун яссы таулыгында ята. Климат субэкваториаль. Ике озын дымлы һәм ике кыска коры мизгелләр (гыйнвар-февраль һәм июль) бар. Гыйнварның уртача һава температурасы +23°С, ә июльнеке +21°С тирәсе. Уртача еллык явым-төшем микъдары — 1750 мм. Яңгырлар башлыча сентябрьдән ноябрьгә һәм апрельдән июньгә кадәр чорда ява.
Тарихы
Яунде 1888 елда (яки 1889 елда[5]), Камерун Алмания протектораты астында булган чорда нигезләнгән[6]. Беренче дөнья сугышы чорында, 1915 елда Яунде Бельгия гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнә, ә 1922 елда Француз Камерунның башкаласы дип игълан ителә. 1940-1946 елларда башкала статусын Дуала шәһәре үти. 1960 елда Франциядән бәйсезлек алгач, Яундеда хөкүмәт, 1961 елдан — федераль хөкүмәт, 1972 елдан — Бердәм Камерун Республикасы Хөкүмәтенең резиденциясе урнаша.
Халкы
Яунде халкының исәбе 1 миллион 800 меңнән артык кеше тәшкил итә. Шәһәрдә бамилеке (бөтен шәһәр халкының якынча 25 %ын тәшкил итә), фулани (якынча 10 %), һәм шулай ук фанг, дуала, фульбе этник төркемнәренең вәкилләре яши. Дәүләт телләре итеп инглиз һәм француз телләре исәпләнә, берничә африка сөйләшләре таралган (башлыча банту телләре төркеменең). Башкала халкының яртысы диярлек — католиклар, ә калганнары мөселманнар һәм төбәк традицион ышануларын тотучылар.
| Численность населения по годам[7] | ||||
| Җан саналу датасы | 1976 | 1979 | 1987 | 2005 |
|---|---|---|---|---|
| Халык исәбе | 313 706 | 400 000 | 649 252 | 1 817 524 |
Сәламәтлек саклау
Шәһәрнең иң зур хастаханәсе дип Яунде үзәк хастаханәсе исәпләнә, биредә 650 койка бар. 1985 елда төзелгән Яунде гомуми хастаханәсендә 302 койка бар[8].
Мәгариф
1962 елда Яундеда университет ачыла[6]. Шәһәрдә тагын башка югары уку йортлары бар: Югары авыл хуҗалыгы мәктәбе, Югары милли политехник мәктәп, Югары педагогия мәктәбе, Хакимият милли мәктәбе һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институты. Камерун милли һәм университет китапханәләре илнең иң зур китапханәләре булып тора[9]. Шәһәрдә шулай ук Камерун дәүләт архивы урнашкан.
1996 елда шәһәрдә җиңел атлетика буенча Африка чемпионаты уздырыла.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ https://www.udine20.it/a-udine-tutte-le-citta-gemellate-2225-ott/2009/10/20/
- ↑ Cameroun: Shenyang accueille le couple présidentiel
- ↑ Cameroun: Yaoundé désormais jumelle d'Edessa
- ↑ 1 2 Яунде — Энциклопедия «Вокруг Света». Vokrugsveta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2013. Архивировано 15 март 2013 года. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>исемле тамга: «vokrugsveta» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән - ↑ 1 2 «Yaoundé.» Encyclopædia Britannica. Encyclopædia Britannica Ultimate Reference Suite. Chicago: Encyclopædia Britannica, 2012
- ↑ GeoHive — Cameroon population statistics, archived from the original on 2013-05-11, retrieved 2021-05-28
- ↑ Montois Partners: Selected and Current Works / Binder, George. — Images Publishing, 2001. — P. 126. — 256 p. — ISBN 978-1-86470-069-5.
- ↑ [ Яунде] — ЗСЭ