Җигүле таулары

Җигүле таулары (рус. Жигулёвские горы) — Самар тугае борылышы тарафыннан читләтеп үтелүче Идел уңъягындагы Идел буе калкулыгы өлеше. Көнбатышта Ука-Тын тигезлеге тарафыннан, көньякта, көнчыгышта һәм төньякта Идел елгасы тарафыннан чикләнелә. Биредә «Самар тугае» милли паркы һәм Җигүле тыюлыгы урнашканнар.

Идел-Урал нефть-газлы өлкәсенә керүче нефть чыганаклары, ә шулай ук төзелеш известьташы һәм әсфәлт чыганаклары.

Төньякка юнәлдергән битләүләрендә — куе яфраклы һәм наратлы урманнары, көньякка юнәлдергән битләүләрендә — урманлы дала үсемлекләре. Самар тугаеның көньяк өлешендә, Җигүле тирәсендә В. И. Ленин исемендәге Идел ГЭС-ы төзелгән.

Галерея

Шулай ук карагыз