Җәвад Алмаз

Алма́зов Җәвад Диндар улы (1916-1979) — тел галиме, текстолог, археограф.

Тәрҗемәи хәле

Җәвад Алмаз 1916 елда Чистай өязе Чиртуш авылында туа. 1939 елда Смоленск педагогия институтын тәмамлый һәм 1934-1942 елларда Ташкент шәһәрендә Халык мәгарифе белгечләренең квалификациясен күтәрү институтында рус теле укыта. Шул ук вакытта Ташкенттагы Шәрекъ кулъязмаларын өйрәнү институтында белем ала. 1943 елда Үзбәкстан ССРның Халык мәгариф комиссариаты каршындагы методик бюро директоры итеп билгеләнә. 1944-1946 елларда Ташкент финанс-икътисад техникумы директоры булып эшли. Экстерн тәртибендә Ташкент юридик мәктәбен тәмамлый. 1947 елдан Сәмәрканд педагогия институтында, ә 1948-1953 елларда Үзбәк дәүләт университетында, 1953-1955 елларда Харәзем педагогия институтында укыта. 1958 елдан 1961 елга кадәр Казан дәүләт университетында укыта. 1960 та Мәскәүдә 25 нче Халыкара шәркыятьче галимнәр конгрессында «Кыйсса-и Йосыф - болгар-татар ядкәре» дигән доклад белән чыгыш ясый. 1961 елда Ташкенткә күчеп китә. 1965 елда 20 йөз башында иҗат иткән татар шагыйрәсе Г. Сәмитова иҗатын ача, аның шигъри җыентыгын басмага әзерли. 1979 елның 23 мартында Ташкенттә вафат була.

Чыганаклар