Җәлал Садриҗиһанов
Җәлал Садриҗиһанов (Җәлал Гаяз улы Садриҗиһанов, 21 гыйнвар 1909 – 14 февраль 1997 (88 яшь)) – дирижер, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944), РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1978). 1940-1970 елларда ТДОһБТ дирижеры; «Алтынчәч», «Түләк», «Галиябану», «Кисекбаш», «Алтын тарак» һ.б. опера һәм балетларның беренче куелышларында катнаша. 1945-1971 елларда Казан консерваториясендә, 1970-1987 елларда Казан педагогика институтында укыту эшендә; 1970-1979 елларда КПИнең җырлау һәм аны укыту ысулияте кафедрасы мөдире.[2]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Татар энциклопедиясе — 2002.
- ↑ http://www.millattashlar.ru/index.php?title=Садрижиганов_Джаляль_Гаязович&oldid=2969