Җәлил Мәмәдкулизадә

Җәлил Хөсәенкули улы Мәмәдкулизадә (азәри. جلیل محمدقولوزاده, Cəlil Hüseynqulu oğlu Məmmədquluzadə; 10 (22) февраль 1869, Нахчыван, Кавказ наместниклыгы[d]4 гыйнвар 1932, Баку) — Азәрбайҗан журналисты, мәгърифәтче һәм язучы-сатирик, азәрбайҗан әдәбиятында критик реализм вәкиле.

Тәрҗемәи хәле

Җәлил Мәмәдкулизадә 1866 елның 22 февралендә Нахчыван шәһәрендә туа. Аның бабасы, ташчы Хөсәен Көли, бирегә Иран Азәрбайҗаннан күчеп килгән һәм биредә гаилә корган[2]. Башлангыч белемне Җәлил дини мәктәпләрдә — мәдрәсәләрдә —шәһәрдәге танылган муллаларда ала, алар балаларны гарәп һәм фарсы китаплары, дини шәригать трактатлары яки Сәгъди Ширазиның «Гөлистан» буенча укыта.

1882 елда Горий (Кавказ арты) укытучылар семинариясенә укырга керү Җәлил Мәмәдкулизадә тормышында әһәмиятле вакыйга була. Семинария һәм аның озак еллар дәвамында күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм мәгърифәтле педагог, берничә дәреслек авторы Алексей Осипович Черняевский җитәкләгән «татар» бүлеге азәрбайҗан мәдәниятенең дистәләгән алдынгы эшлеклесен тәрбияләгән. Семинарияне тәмамлаучылар арасында Нариман Нариманов, Фиридун бәк Кочарли, Сөләйман Ахундов, Гозәир Хаҗибәков, Мөслим Магомаев, Фәрхәд Агаев, Рәшид бәк Әфәндиев, Гаджи-Кәрим Саниев һ. б.

undefined

Җәлил Мәмәдкулизадә 1887 елда Кавказ арты укытучылар семинариясен тәмамлый һәм алдагы ун ел дәвамында Баш-Норашен, Улуханлы, Неграма һәм Эриван губернасының башка торак пунктларында укыта[3]. Ул әдәби азәрбайҗан телен унификацияләү ягында була. Мәмәдкулизадә, аның фикеренчә, азәрбайҗан телен гади укучыны ялгыштырган рус, фарсы һәм төрек телләреннән кирәкмәгән алынмалар белән каплаган замандашларын тәнкыйтькә дучар итә («Әнием китабы», 1920). Соңрак ул азербайҗан алфавитын латинлаштыру процессында активистларның берсе була.

1898 елда ул Эриваньга, 1903 елда Тифлиска күчә, анда җирле «Шәрги-Рус» азәрбайҗан телле газетасы редакциясендә эшли башлый. 1906 елда ул «Молла Нәсреддин» сатирик журналына нигез сала, 25 ел дәвамында (тәнәфесләр белән) аның мөхәррире була.

1918 елда Шушада яшәү кыенлаша. Җәлил Мәмәдкулизадә хатыны Хәмидә ханым белән хәерчеләргә булышалар. Хатыны шулай ук әрмәннәр өчен ипи пешерә һәм чиркәүләрдә тарата. 1918—1920 елларда Мәмәдкулизадә гомере ике урында уза: Тифлиста һәм Кехризли авылында (Геранбой районы)[4].

1920 елда Тәбризгә күчеп килә. 1921 елдан башлап Мәмәдкулизадә анда «Молла Нәсреддин» журналын вакытлыча бастыра[5]. Аңа Революцион комитетның мәгариф бүлегендә комиссар вазыйфасын тәкъдим итәләр, әмма ул баш тарта[6]. Гражданнар сугышы ахырында Бакуга күчә. 1932 елда Бакуда баш миенә кан җыелудан үлә. Гомеренең соңгы елларында ул хатирәләр яза, әмма аларны тәмамларга өлгерми.

Әдәби кертемнәр

Мәмәдкулизадә күп кенә жанрлар, шул исәптән драмалар, очерклар, хикәяләр һәм фельетоннар язган. Аның беренче иң танылган әсәре — 1894 елда язылган һәм 1934 елда нәшер ителгән «Ишәк югалуы» («Данабаш авылындагы вакыйгалар» хикәяләр сериясеннән беренче). Анда язучы социаль тигезсезлек темасына кагыла. Алдагы әсәрләрдә («Почта тартмасы», «Иранда Конституция», «Корбан-Али-бәк», «Сарык»), шул исәптән танылган «Үлекләр» һәм «Акылсызлар җыелмасы» комедияләрендә, наданлык, горурлык, дини фанатлык тәнкыйтьләнә.

undefined

«Шәрги Рус» газетында эшчәнлеге

Эриванидә Җәлил Мәмәдкулизадә беренче иреннән кечкенә улы булган яшь тол калган Мәмәдкулибәк Кенгерлинскийның апасы Назлы ханымга өйләнә. Назлы ханым җитди авырый, 1903 елның декабрендә Җәлил Мәмәдкулизадә үзенең шурины Мәмәдкулибәк Кенгерлинский белән авыруны Тифлиска алып китә. Назлы ханым тиздән вафат була, ә Җәлил шуннан соң тормышын Тифлис белән бәйли. Мтацминда районында (Бесик урамы, 24, мемориаль такта) яши[7][8].

Тифлиста ул вакытта Россиядә бердәнбер азәрбайҗан телендәге «Шәрги Рус» («Рус Көнчыгышы») газетасы чыга, Җәлил Мәмәдкулизадә анда даими эшкә чакыру ала. Ул газетаны нәшер итүче, күренекле журналист Мөхәммәд Шахтахтинский белән таныш булган.

«Молла Нәсреддин»

1905 елда Мәмәдкулизадә һәм аның иптәше Омар Фаик Нәмәнзадә Тифлиста типография ала, ә бер елдан соң «Молла Нәсреддин» сатирик журналын чыгара башлый[9]. Журнал язучының азербайҗан мәдәниятә зур өлеше була, чөнки ул азәрбайҗан даирәләрендә оешкан критик реализм үсешенә ярдәм итә. Журнал XX гасыр башындагы Кавказдагы көнкүреш һәм икътисади хәлне тасвирлый, артта калу һәм караңгылыктан көлә. Журналның сигез номеры Тәбриздә басыла, чөнки «Молла Нәсреддин» 1917 елда рус цензурасы тарафыннан тыела[10]. Соңрак Мәмәдкулизадәнең сатирик стиле Иранда сатира үсешенә йогынты ясый.

Исемен мәңгеләштерү

  • Мәмәдкулизадә исеме белән Җәлилабад шәһәре (1967 елга кадәр Әстерхан-Базар), Нахчыван АРдагы Җәлилкәнд (элеккеге Баш-Норашен), Нахчыван АРдагы әдәби музей, Нахчывандагы драма театры, Азәрбайҗанның төрле шәһәрләрендәге урамнар атала.
  • Бакуда[11] һәм Тбилисида[12] Мәмәдкулизадә музей-йортлары ачылган.
  • Мәмәдкулизадә исеме Нахчыван дәүләт музыкаль-драма театрына бирелә.

Искәрмәләр

  1. МАМЕДКУЛИЗАДЕ // Большая российская энциклопедия (рус.)М.: Большая российская энциклопедия, 2004.
  2. Джалил Мамедкулизаде. Избранные произведения. — Баку: Азербайджанское государственное издательство, 1966. — Т. 2. — С. 452.
  3. Мамедкулизаде, Джалил 2013 елның 20 август көнендә архивланган.. Гасан Кулиев. Литературный Азербайджан
  4. Dilqəm Əhməd, «Fərqlilər» — С. 55-56
  5. Hüseyn Əhmədov. Azərbaycan məktəb və pedaqoji fikir tarixi. Bakı: Elm və təhsil, 2014. - səh. 287.
  6. Dilqəm Əhməd, «Fərqlilər» — С. 58
  7. Грузинский дневник — Мтацминда
  8. Дом-музей Джалила Мамедкулизаде в Тбилиси отремонтируют
  9. Language and Alphabet Transitions. Azerbaijan International. #8.1. Summer 2000.
  10. Famous Personalities of Nakhchivan: Jalil Mammadguluzadeh. Shexsiyyeter.nakhchivan.az
  11. Дом Музей Джалила Мамедгулузаде, archived from the original on 2018-07-15, retrieved 2021-07-12 
  12. Дом-музей Джалила Мамедкулизаде в Тбилиси отремонтируют

Әдәбият

Тема буенча өстәмә