Һанс Кристиан Өрстед
Һанс Кристиан Өрстед (дан. Hans Christian Ørsted, 14 август 1777, Рудкөбиң, Лангеланн утравы — 9 март 1851, Копенһаген) — дан физигы, Дания король җәмгыяте сәркатибе (1815 елдан). Копенһаген университетын тәмамлаган (1797), шул ук университетта профессор (1806 елдан) һәм Копенһаген политехника мәктәбенең директоры (1829 елдан). Төп хезмәтләре электр, акустика, молекуляр физикага карый. 1820 елда Өрстеднең электр тогының магнит угына тәэсирен ачыклауга караган тәҗрибәсе физиканың яңа өлкәсе — электромагнетизмның барлыкка килүенә сәбәп булды. Термоэлектр эффектны кәшеф иткән (Жан Батист Жозеф Фурье белән), беренче термоэлементны ясаган. Магнит кыры көчәнешлелеген үлчәү берәмлеге — өрстед аның исеме белән аталган.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Hans Christian Orsted // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ 1 2 Hans Christian Ørsted // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Эрстед Ханс Кристиан // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 1 2 3 4 Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
- ↑ Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.