Һилмәнд (елга)

ҺилмәндӘфганстандагы елга, түбән агымы Иранда. Озынлыгы 1150 км. Басейнының мәйданы 500 мең км². Һиндукуш тауларыннан башланып, Дәште Марго һәм Регистан чүлләре аша ага. Дельта хасил итеп, Һамун күленә коя. Төп кушылдык — Аргандаб. Уртача су чыгымы 400—500 м³/сек. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Һилмәнд тармакларында плотиналар корылган.