Риваятьләр буенча, XV гасырда Кытай хакимлегенә каршы баш күтәргән император Ле Лый (вьет. Lê Lợi, 1384-1433 яки1385-1433) бу күлдә яшәгән изге ташбакадан Тһуын Тһиен (Thuận Thiên) исемле һәм бу күлнең төбендә яткан тылсымлы кылыч алган. Шуннан соң Ле Лый кытайлыларны тар-мар иткән һәм үз династиясе хакимиятен кире кайтарган.
Бу бөек җиңү уңаеннан Ле Лый әлеге күл буенда зур тантана үткәргән. Император үзенең яраннары белән күлнең зәңгәр һәм сары төскә кергән суы өстендә көймәләрдә йөзеп барганда изге ташбака судан калкып чыккан да, болай дигән: "Бу кылыч сиңа, Ле Лый, дошманнарыңны тар-мар итү өчен генә бирелгән иде. Син үз бурычыңны үтәдең һәм җиңеп чыктың. Кылыч баскыннарга каршы көрәшкәндә генә үз тылсымына ия, хәзер инде син аны кире кайтар".
Кылычны суга ташлаганнар, һәм ташбака аны эләктереп алып күлгә чумган.