Һүррәм солтан
Һүррәм солтан (госман. خرم حسکي سلطان, төр. Hürrem Haseki Sultan, Аурупада Роксолана (лат. Roxolana) буларак билгеле; чын исеме билгесез. Соңрак язылган әдәби әсәрләрдә аның исемен "Олександра/Анастасія Гаврилівна Лісовська дип атыйлар; 1502 еллар чамасы[3] бәлки 1505 елдыр[4] — 15 яки 18 апрель 1558) — башта җария, шуннан — Мөһабәтле Сөләйман, Кануни Сөләйман кушаматлары йөрткән Сөләйман I солтанның никахлы хәләл җефете булган, һасеки, Сәлим Икенченең әнисе[5].
Балалары
Һүррәм Кануни Сөләйман солтаннан 6 ул тапкан[6]:
Уллары:
- Шаһзадә Мәхмәт (1521—1543)
- Абдулла (1523—1526)
- Сәлим (28 май 1524 — 13 декабрь 1574)
- Баязит (1525 — 25 сентября 1561)[7]
- Шахзадә Җиһангир (1531—27 ноябрь 1553)
Кызы:
- Миһримәх (21 март 1522— 25 гыйнвар 1578)
Мөһабәтле Сөләймәннең бер улынан - Сәлимнән башка уллары үзеннән алда үлеп бөтә.
Мәхмәт 1543 елда вафат була. Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, чәчәк авыруыннан вафат була[8], икенче фаразлар буенча үз үлеме белән вафат була[9].
Җиһангирның бәләкәйдән сәламәтлеге зәгыйфь була, 1553 елда Шаһзадә Мостафаны ул җәзалап үтергәннән соң, вафат була. Абыйсын сагынудан мәрхүм дигән сүзләр дә тарала. Һүррәм көндәшенең улын тәхеткә утыртмас өчен ирен улына каршы куеп, үтерттергән дигән риваять да бар[10].
Баязит улы әтисен үтерергә маташкан, тик бу килеп чыкмагач, Персияга качкан. Әтисе фарсы шаһы белән солых төзегәннән соң, Баязитны дүрт улы белән үзләренә озату турында килешкән. Баязитны 1561 елның 25 сентябрендә язалаганнар, ә аның кече улын Бурсада үтергәннәр.
Галерея
Шулай ук карагыз
- Сасек
Искәрмәләр
- ↑ Гавришков Б. М. Советское славяноведение. (рус.) — Институт славяноведения РАН: Наука, Славяноведение (журнал), 1982. — Т. 6. — С. 93. — ISSN 0132-1366
- ↑ Smith B. G. The Oxford Encyclopedia of Women in World History: 4 Volume Set (ингл.) — OUP, 2008. — Vol. 4. — P. 517. — ISBN 978-0195148909
- ↑ Смирнов Н. А. Россия и Турция в XVI—XVII вв. (в двух томах). — Т. 1. — М.: МГУ, 1946. — С. 60.
- ↑ Гавришков Б. М. Славянская тематика в произведениях Лессинга // Советское славяноведение. — 1982. — № 6, ноябрь-декабрь. — С. 93. — ISSN 0132-1366
- ↑ Peirce (1993) p. 91
- ↑ Yermolenko G. Roxolana: «The Greatest Empresse of the East». — P. 233.
- ↑ Şehzade Bayezid. www.devletialiyyei.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2013. Архивировано 29 апрель 2013 года.
- ↑ Öztuna, Yılmaz. Kanuni Sultan Süleyman. Babıali Kültür Yayınları, 2006. s. 174—189
- ↑ Uzunçarşılı, İsmail Hakkı (1951, yeni ed. 1998), Osmanlı Tarihi: İstanbul’un Fethinden Kanunî Sultan Süleyman'ın Ölümüne Kadar , Ankara:Türk Tarih Kurumu Yayınları
- ↑ Терещенко А. В. Бытъ русскаго народа. — Ч. II. — СПб.: Тип. Министерства внутренних дѣл, 1848. — с.5.
Чыганаклар
- Peirce L. P. The Imperial Harem: Women and Sovereignty in the Ottoman Empire. — New York: Oxford University Press, 1993. — 374 p.
- Roxolana in European Literature, History and Culture / ed. by Galina I. Yermolenko. — New York: Ashgate Publishing, 2010. — 318 p.
- Yermolenko G. Roxolana: «The Greatest Empresse of the East» // The Muslim World. — 95. — 2. — 2005. — P. 231-248.