Әбелгази

Әбелгази Баһадир хан (24 август 1603(1603-08-24) — 1664) — Шәйбаниләр династиясеннән Хива ханы, табиб һәм тарихчы буларак та билгеле. Аның «Төркиләрнең нәсел агачы» һәм «Төрекмәннәр шәҗәрәсе» әсәрләре Урта Азия тарихына караган кыйммәтле чыганаклардан берсе булып санала. Ул медицина гыйлеменә караган «Мәнафигул инсан» («Кешегә файдалы нәрсәләр») исемле әсәр дә язган.