Әкъдәс Бикколов

Әкъдәс Бикколов ( — ) — химик-технолог, техник фәннәр докторы (1968), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1969). 1951 елдан Уфа нефть институтында: технология факультеты деканы (1960-1964), нефть химиясе һәм химия технологиясе кафедрасы мөдире (1963-1992). Хезмәтләре нефть эшкәрткәндә һәм нефть химиясендә экстракцион процессларның күп компонентлы системаларында фаза тигезләнешен тикшеренүгә карый.[1]

Искәрмәләр

  1. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В