Әлфия Ильясова

Әлфия Ильясова (Әлфия Ринат кызы Ильясова (Саргин) — график, гамәли бизәү сәнгате рәссамы, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы (1993). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.Бакый Урманче премиясе лауреаты (2022)[1].

Рәссам 1967 елның 20 октябрендә Казан шәһәрендә рәссамнар гаиләсендә туа. Аның остазы, туган туган абыйсы — Россиянең атказанган рәссамы Рөстәм Кильдебәков.

Рәссамның Россия, Европа һәм Азиянең арт-резиденцияләрендә эш тәҗрибәсе бар. Визуаль сәнгатьнең төрле төрләрендә эшли — рәсем сәнгате, графика, объект, литография, bodi-art, art-video, digital һ.б.

Иҗаты

Аның әсәрләре Татарстан, Россия, Европа һәм Азия музейларында саклана. Казанда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә, ТР дәүләт сынлы сәнгать музеендә, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең милли мәдәният музеендә, «Туран» милли-мәдәни үзәгендә, хосусый коллекцияләрдә саклана.

2024 елда Иҗади проекты «Татар әкият келәме» проектында, «Ак кош» XII Бөтенроссия кинофестивалендә, «Балалар фильмы/балалар проекты» номинациясендә җиңүче булып таныла[2].

Искәрмәләр