Әлфия Хәсәнова

Әлфия Хәсәнова - актриса. 1952 елның 6 июньдә ТАССРның Саба районы Чәбки-Саба авылында туа. Ка­зан дәүләт мә­дә­ни­ят һәм сәнгать инс­ти­ту­тын тәмамлый. 1979 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде.

Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре

  • Зарчы - Сәйдәш. Йокысызлык
  • Хәдичә - Өч аршын җир
  • Автор исеменнән -Гөләндәм туташ хатирәсе
  • Зәкия әби - Эх, алмагачлары!
  • Халисә - Өзелгән яфраклар
  • Карчык - Алтын көз
  • Әлфия - Мәхәббәт баскычы
  • Фәния- Шәкүр карак
  • Фәридә - Париж егете Әлфәнис
  • Сәмәрия - Бер тамчы ярату
  • Доктор Беер - Без барыбыз да кешеләр
  • Мария Хосефа - Өметсез хыяллар (“Бернарда Альба йорты”)

Сылтамалар