Әнвәр Ахунҗанов
Әнвәр Ахунҗанов ( — ) — тел белгече, филология фәннәре докторы (1967), профессор (1969). ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1984).
9-еллык мәктәпне тәмамлагач, Баймакта һөнәри училищеда рус телен укыта. 1932 елда Ленинград дәүләт университетының телбелем факультетына укырга керә. 1939-41 елларда Ленинград университетының аспирантурасында укый. 1942 елда, кандидатлык хезмәтен яклагач, фронтка китә.
1945-1952 елларда Казан педагогика институтында, 1955-1959 ССРБ ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, 1960 елдан Казан университетында. Гомуми тел белеме, контрастив сарыф, лексикография, чагыштырма лексикологиясенә караган фәнни хезмәтләр авторы; сүзлекләр төзүче.
1967 елда Алма-Атада татар телендә рус алынмалары докторлык хезмәтен яклый.