Әрем

Әрем (лат. Artemisia), оешма чәчәклеләр семьялыгыннан үләнчел яки ярым куакчыл үсемлек.

400ләп төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарда очрыйлар. Бездә 18 төре бар. Дару әреме, ачы әрем (ак әрем), иссез әрем (эстрагон), дала әреме, кара әрем (алабута әрем) һ.б. киң таралган. Далалы болыннарда, сөзәклек, ташландык җирләрдә, чүпле урыннарда, яшелчә бакчаларында шаулап үсә бу үсемлек. Сабагы туры, 1,5 м га кадәр озынлыкта, үзенә генә хас көчле исе бар. Каурыйсыман телмә яфраклы. Чәчәкләре сары төстә, сабак очындагы шарсыман кәрзиннәрдә урнашкан. Июль – сентябрьдә чәчәк аталар. Җимешләре июль-август айларында өлгерә. Орлыклардан үрчи.

Латинча аны – Artemisia – сәламәтлек үләне дип ау, ай, уңыш, балалар туу, табиблык алиһәсе Артемида хакына атаганнар. Риваятьләр буенча, Артемида бала тудыручыларның яклаучысы, ярдәмчесе булган. Бала тудыручы хатынга ярдәм итеп, беренче булып әремне ул кулланган диләр. Шулай тарихка әрем гадәти булмаган, серле шифалы үлән булып кереп калган. Аның турында Борынгы Мисыр (безнең эрага кадәр 1550еллар) папирусларында теркәлгән язмалар да табылган. Аның шифасы турында Борынгы Грециядә дә, Кытайда да, Изида жрецлары, гарәпләр дә белгән. Борынгы язма истәлекләрендә дә әремнең сәламәтләндерү шифасы турында язып калдырылган хәтта.

Төрләр

Әрем берничә төргә бүленә: Австрия әреме (лат. Artemisia austrica Jacq), Әче яки Ак әрем (лат. Artemisia absinthium), Лимонлы әрем (лат. Artemisia cina Berg ex Poljak), Беръеллык әрем (лат. Artemisia annua), Дәвалы әрем (лат. Artimisia absoranum), Кара ягъни гади әрем (лат. Artemisia vulgaris), Эстрагон, шул ук Тархун (лат. Artemisia dracunculus), Таврик әрем – менә болар аның йөздән бер төренең исемлеге.

Табигатьтә әче булмаган әрем дә бар. Абхаз яки грузин кешесенә бөтен төр әремнәр дә әче дисәк, ул ышанмый елмаеп кына куяр. Аларның уенча әрем хуш исле татлы тәмле үсемлек. Балалар һәм өлкәннәр күңеленә хуш килгән яшел тәмле эчемлек нәкъ әрем исеме белән аталган. Гиппократ (б.э. кадәр III гасырда) һәм Әбугалисина (безнең эраның Х гасырында) әрем маляриягә каршы дәва буларак кулланалар.

Чыганаклар

  1. Burkhardt L. Directory of eponymous plant names - extended edition. Index of Eponymic Plant Names - Extended Edition. Index de Noms éponymiques des Plantes - Édition augmentée. — 2018. — С. A40. — ISBN 978-3-946292-26-5 — doi:10.3372/EPOLIST2018
  2. 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 367. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  3. Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 845.
  4. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  5. Nederlands Soortenregister
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052

Төркемнәр