Әхмәтҗан Булатов

Әхмәтҗан Галимҗан улы Булатов (14 июнь 1937, Тәтеш, Тәтеш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — фирка-хуҗалык эшлеклесе.

Тормыш юлы

Әхмәтҗан Галимҗан улы Булатов 1937 елның 14 июнендә Татарстан АССРның Тәтеш шәһәрендә туа. 1960 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1960 елда башлый. Бөгелмә колхоз-совхоз җитештерү идарәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшли. Соңрак ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары — терлекчелек бүлеге башлыгы вазифасын башкара.

Хезмәт эшчәнлеге

1967—1970 һәм 1978—1990 елларда СБКФнең Татарстан өлкә комитетында эшли: авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге мөдире урынбасары (1978—1985), бүлек мөдире (1980—1985), 3 нче сәркәтибе (1985—1990).

1970—1978 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын башкара.

1990—1994 елларда Татарстан Республикасы ит сәнәгате җитештерү берләшмәсе директоры, 1994—1998 елларда «Татарстанның ит сәнәгате» холдинг ширкәте директоры була.

1990—1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутаты була.

Бүләкләре

Гаиләсе

Хатыны — Тамара (1937 елда туган).

Улы — Борис (1962—2010)[2].

Искәрмәләр

  1. Татар энциклопедиясе — 2002.
  2. Борис Булатов. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.