Әхмәт Бикчәнтәев
Әхмәт Бикчәнтәев (Әхмәт Һади улы Бикчәнтәев, — ) — архитектор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969), РСФСРның атказанган мигъмары (1970), СССР МШ премиясе иясе (1973). 1947-1981 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында укыта, 1968-1975 елларда архитектура-планлаштыру кафедрасы мөдире, 1981 елдан профессор. СССР мигъмарлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе (1967-1970).
Бикчәнтәев проектлары буенча Казан авиация институтының төп бинасы (В.Л.Дубровин белән берлектә, 1939) яңартып корыла, төзүче-мөһәндисләр институтының уку биналары (1967-1976), Биектау районындагы Шәпше авылы эксперименталь бистәсе (1973, Хабил Ихсанов белән берлектә) һ.б. төзелә.