Әхмәт Мостафинов
Әхмәт Мостафинов (9 (22) октябрь 1904 — 22 октябрь 1963) — геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1960). «Бугурусланнефть» тресты баш геологы (1941-42), Куйбышев нефть комбинаты һәм «Куйбышевнефть» ҖБ баш геологы (1943-52), СССР нефть сәнәгате министрлыгының геология идарәсе башлыгы урынбасары (1952-57), СССР дәүләт планының нефть һәм газ сәнәгатьләре бүлеге башлыгы урынбасары (1957-61). 1961-1963 елларда Файдалы казаылмалар геологиясе һәм аларны эшкәртү институтында (Мәскәү) эшләгән. Социалистик хезмәт каһарманы (1948), ике тапкыр (1946, 1952) СССР дәүләт премиясе лауреаты.