Әхнәф Харисов
Әхнәф Харисов | |
---|---|
Тулы исеме | Әхнәф Ибраһим улы Харисов |
Туган көне | 15 июнь 1914 (111 яшь) |
Туган | Бөре өязе, Имән авылы |
Вафат көне | 15 май 1977, 11 май 1977 яки 1977[1] |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | әдәбият белгече |
Бүләк һәм премияләр |
Әхнәф Харисов – күренекле башкорт әдәбияты галиме. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987).
Тәрҗемәи хәле
Әхнәф Ибраһим улы Харисов Бөре өязе Имән исемле татар-мишәр авылында дөньяга килгән.
Гыйльми эшкә сәләте К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының башкорт теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган чагында күренә башлый. 1935 елда институтны тәмамлагач, шунда эшкә калдырыла.
1937 елда шагыйрь Кадыйр Даян белән бергәләп башкорт теле буенча «Стилистика. V—VII кластар өчен дәреслек» китабын язалар. 1941 елда Мәскәүдә тел белеме буенча аспирантура тәмамлый, Башкортстаннан беренче буларак, филология фәннәре кандидаты дәрәжәсенә диссертация яклый. 1944 елда рус телендә «Категория глагольных видов в башкирском языке» дигән тирән эчтәлекле фәнни китабын чыгара. Шул ук 1944 елда Ә. И. Харисов уку йортлары өчен «Әдәбият теориясе»н дөньяга чыгара. Үз эшчәнлеген телче булып башлаган Ә. И. Харисов нигездә әдәбият мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
1958 елда Шәехзадә Бабичның әсәрләрен туплап, Уфада китап итеп чыгара.
Аның 1965 ел дөнья күргән зур күләмле, татар әдәби мирасын ясалма рәвештә башкортлаштырырга омтылып язган «Башкорт халкының әдәби мирасы. XVIII—XIX гасыр» дигән китабы — башкорт фәнни даирәсендә иң югары үрнәк. Бу китап 1973 елда рус телендә дә дөнья күрде. Фәнни гаделлекне тирән аңлаган Казан галиме Альберт Фәтхи әлеге басманың эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдереп, «Казан утлары» журналында «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар» (1968) дигән күләмле мәкаләсен бастырып чыгарды. Ул анда Ә. Харисовның фәнни, нәзари, гамәли хаталарын объектив рәвештә тәнкыйтьләгән иде.[2]
Ә. Харисовның гыйльми эшчәнлеге Салават Юлаев премиясе, «Октябрь революциясе», «Шәрәфлек билгесе» орденнары һәм медальләр белән билгеләнде. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.
Искәрмәләр
- ↑ Ahnaf Ibragimovič Harisov // MAK (польск.)
- ↑ Ф. Исламов Алар истә, алар хәтердә...//КОЛАЧЛЫЙСЫ КИҢЛЕГЕ ЗУР ИДЕ//Татар иле. 18 июль, №25 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- 15 июнь көнне туганнар
- 1914 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Башкортстанның Балтач районында туганнар
- 15 май көнне вафат булганнар
- 1977 елда вафат булганнар
- 11 май көнне вафат булганнар
- Уфада вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча язучылар
- ССРБ язучылары
- Филология фәннәре докторлары
- Башкорт әдәбият галимнәре
- Татар әдәбият галимнәре