Өлфәт (гәҗит)

Өлфәтатналык гәҗит. 1905 елның 11 декабреннән 1907 елның 9 июненә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Нәшир һәм мөхәррир – Габдрәшит Ибраһимов.

Кушымта

1907 елда Санкт-Петербургта «Өлфәт» татар газетасына кушымта буларак, беренче казакъ газеты «Серке» (нәшир Шәймәрдан Кощегулов, мөхәррир Миръякуп Дулатулы) басыла башлый. Беренче гилдия татар сәүдәгәре Вәли Хәлфин (Акмолинск) әлеге басмаларга меценат булып торган. Кушымта-газетаның максаты ― казакъ халкының аңын уяту һәм аны милли хокуклар һәм ирекләр өчен көрәшкә алып бару. Мәкалә авторлары казакъ халкының христианлашуына каршы чыгыш ясый, җирләрне, көтүлекләрне, казакъларның су ресурсларын кире кайтаруны, казакъ мәктәпләрен, мәчет-мәдрәсә, театрларны күбрәк ачуны, газеталар, журналлар, дәреслекләр һәм мөселман әдәбиятын чыгаруны таләп итәләр[1].

Казакъ телендәге кушымтаның 1-2 саны гына чыгып калган, «Өлфәт» татар газеты ябылгач (1907), кушымта да чыгудан туктаган.

Искәрмәләр

  1. Игорь Прохоров. Династия Халфиных. Казахстанская правда, 31.01.2020 [рус.]