Өлҗән авыл җирлеге
Өлҗән авыл җирлеге (рус. Ульянковское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәге — Өлҗән авылы.
Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].
Җирлеккә өч авыл һәм бер бистә керә:
| Исеме | авыл төре (рус телендә) | Халкы (2010) | Милли составы |
|---|---|---|---|
| Өлҗән | авыл (село), үзәге | 522 | руслар |
| Корноухово | авыл (деревня) | 145 | руслар |
| Победа | авыл (деревня) | 19 | руслар |
| Воскресенский | бистә (поселок) | 35 | руслар |