127 сәгать

«127 сәгать» (ингл. 127 Hours) — Дәнни Бойл төшергән нәфис фильм. Ул АКШ киноэкраннарына 2010 елның 5 ноябрендә чыкты. 83-нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасының иң яхшы фильм номинациясен алды.

Эчтәлеге

Фильмда сүз альпинист Арон Ралстон белән булган чын вакыйгалар тасвирлана. 2003 елда аның кулы өстенә таш төшеп, ул 127 сәгать таулар арасында торырга тиеш булган. 6 көн диярлек ул шунда җафа чиккән. Азат булу өчен ул үзенең кулын кисергә мәҗбүр була. Әлеге вакыйгалар аның тормышын һәм дөньяга карашын тулаем үзгәртә.

Актёрлары

Актёр Роле
Джеймс Франко Арон Ралстон Арон Ралстон
Эмбер Тэмблин Меган Макбрайд Меган Макбрайд
Кейт Мара Кристи Мур Кристи Мур
Лиззи Каплан Соня Ралстон Соня Ралстон
Клеманс Поэзи Рейна Рейна
Кейт Бёртон Донни Ралстон Донни Ралстон (Аронның әнисе)
Трит Уильямс Ларри Ралстон Ларри Ралстон (Аронның әтисе)

Танылу

Фильм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә. Оскар премиясендә ул 6 номинация ала.

Сылтамалар

  1. https://www.imdb.com/title/tt1542344/releaseinfo; Internet Movie Database; тикшерү датасы: 22 май 2018; әсәр яки аның атамасы теле: инглиз теле.