A витамины
Кисәтү / Предупреждать
{{{Текст в выпадающем окне}}}
А витамины - күрү, үрчү функцияләренә, яшь организмның үсүенә йогынты ясый. Организмга А витамины җитмәгәндә, эңгер-меңгердә кеше начар күрә башлый (халыкта «тавык күзе» дип йөртәләр).
Ак майда, иттә, балыкта, сөт продуктларында, тавык йомыркасында, кишердә (каротин) күп.
А витамины бавырда саклана һәм төрле тукымаларда тупланып була. Артык дозировкада агулаучан.
А витамины 1913 елда ачылган, 1931 елда аның төзелеше тасвирланган, 1937 елда кристаллаштырылган.
Тәэсир
Ретиной кислотасы формасында организм үсешен һәм үстерү тәэмин итә, родопсин - күрү төп пигменты булып тора, ретинол - күзәнәк мембранасында керә, антиоксидант саклавын тәэмин итә.