Бөркет
Бөрке́т (лат. Aquila chrysaetos) — карчыга кошлар гаиләлегеннән эре ерткыч кош. Төньяк ярымшарның барлык урыннарында диярлек таралган. ТР территориясендә 20 йөзгә кадәр гадәти төр булып саналган, 1990 еллар ахырында 10 лап пар оя кора. Апрель аеннан октябрь аена кадәр очрый.
Гәүдәсенең озынлыгы 90 см га кадәр, канат җәеме 2 м га җитә, авырлыгы 6,5 кг га кадәр. Ана кошлар ата кошларга караганда шактый зуррак. Куе көрән, корсак тирәсе ачыграк төстә. Башы һәм муены алтынсыман җирәнрәк. Койрыгы озын, түгәрәк, яшьләренеке — ак. Аяклары нык, бармакларына кадәр төкле, каты тырнаклы. Биек карт агач башларында оялый. Көрән тимгелле 1-2 аксыл йомырка сала. Тоткынлыкта үрчи ала. Имезүчеләр (куяннар, йомраннар, кайвакыт төлке һәм этләр), үләксә, сирәк кенә кошлар белән туена. Кимерүчеләрне юк итүе белән файда китерә.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Чыганаклар
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. — Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
- ↑ 1 2 Lislevand T., Figuerola J., Székely T. Avian body sizes in relation to fecundity, mating system, display behavior, and resource sharing (ингл.) // Ecology / Ecological Society of America — United States of America: Ecological Society of America, 2007. — Vol. 88, Iss. 6. — P. 1605—1605. — 1 p. — ISSN 0012-9658; 1939-9170 — doi:10.1890/06-2054
- ↑ Alerstam T., Rosén M., Bäckman J., Hellgren O. Flight speeds among bird species: allometric and phylogenetic effects (ингл.) // PLOS Biology / J. A. Eisen — PLoS, 2007. — Vol. 5, Iss. 8. — P. e197. — ISSN 1544-9173; 1545-7885 — doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0050197 — PMID:17645390
- ↑ Species+ (ингл.)
- ↑ 1 2 Кызыл китап — 1964.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 IOC World Bird List Version 6.4 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ 1 2 3 4 IOC World Bird List. Version 10.2 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.2
- ↑ 1 2 3 Бельгийский список видов
- ↑ 1 2 IOC World Bird List. Version 10.1 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.1
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Portál informačního systému ochrany přírody (чеш.) — Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.