Джордж Байрон
Джордж Гордон Байрон, 1798 елдан башлап лорд Байрон (ингл. George Gordon Byron, 6th Baron, Lord Byron; 1788 елның 22 гыйнвары — 1824 елның 19 апреле) — күренекле инглиз шагыйре, романтизм юнәлешендә иҗат итте.
Данлыклы шагыйрь 1788 елның 22 гыйнварында дөньяга килә. Балачактан ук гаиләсе фәкыйрьлектә яши, шуңа карамастан ул хосусый мәктәптә укый. 1799 елда ул доктор Глени мәктәбенә кабул ителә, монда ике ел укып, ул дәвалана (балачактан аның аягы авыру була). Шушы ике ел дәвамында ул укымый диярлек, ләкин доктор Глениның бай китапханәсен укып чыга.
1801 елда ул Хэрроуда укый, инглиз әдәбияты классикларын укый. Аннары ул Кембриҗ университетына кабул ителә, монда ул фән белән шөгыльләнә, ләкин шул ук вакытта карталарда уйнап күп акча исраф итә.
1807 елда аның беренче китабы («Hours of idleness») басылып чыга. Бер елдан соң китапка зур тәнкыйть чыга, ләкин инде 1809 елда Байрон сатира-әсәрен («English Bards and Scotch Reviewers»)) чыгара.
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- ↑ E. H. C. Byron, George Gordon Byron, 6th Baron (ингл.) // Encyclopædia Britannica: a dictionary of arts, sciences, literature and general information / H. Chisholm — 11 — New York City, Cambridge: University Press, 1911. — Vol. 4. — P. 897—905.
- ↑ Байрон, Джордж-Ноэль-Гордон (рус.) // Энциклопедический словарь / под ред. И. Е. Андреевский — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1891. — Т. IIа. — С. 726—730.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Kindred Britain
- ↑ Краткая литературная энциклопедия (рус.) — М.: Советская энциклопедия, 1962.
- ↑ Archivio Storico Ricordi — 1808.
- ↑ 1 2 3 4 Oxford Dictionary of National Biography (ингл.) / C. Matthew — Oxford: OUP, 2004.
- ↑ Lundy D. R. George Gordon Noel, 6th Baron Byron of Rochdale // The Peerage (ингл.)