Esc (төймә)
Esc (ингл. escape — «йөгерергә, качып китергә») — санак төймәсарының төймәсе, (сайлакның, экранның) үткән торышына кире кайтару өчен, яки кушымтадан яисә программадан чыгып китү өчен (әгәр андый ысул белән чыгып китү шушы интерпретацияда кушымтада алдан каралган булса гына) файдаланыла. Гадәттә төймәсарның өске сул почмагында урнашкан.
Төймәнең функцияләре
Җибәрелгән кушымтага карап (чөнки бу төймә, кагыйдә буларак, кушымталарда һәм төрле программаларда гына кулланыла), бу төймә түбәндәге функцияләрне үтәргә мөмкин:
- Кушымтадан баш экранга (эш өстәленә) чыгып китү.
- Кушымтаны үрү һәм башка программалар белән эшкә яки турыдан-туры эш өстәленә кайту.
- Хәзерге операцияны кире кагу.
- Алдагы сайлакка яки экранга күчү.
- Microsoft Office Excel күзәнәгендә яки Open Office Calc сүзләр редакцияләү режимында үзгәрешләрне кире кагу.
- Билгеләүне алу.
- Соңгы үзгәрешне кире кагу.
Шулай ук, Esc төмәсен Windows күп төрле төймәләр тиңдәшлекләрендә кулландыра[1]. Windows системаларында Ctrl + Esc төймәләр тиңдәшлеге ⊞
Win төймәсенә альтернатива була (әгәр андый төймә иске төмәсарларда булмаса), Windows 10-да бу төймәләр тиңдәшлеге һаманда эшли[2]; Ctrl + ⇧
Shift + Esc төймәләр тиңдәшлеген басу Биремнәр диспетчерын[3] чакыра.
| |||||||||||||||||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
| Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
| Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
| 4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
| ↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
| ← | ↓ | → | 0 | , | |||||||||||||||||||||||
Искәрмәләр
- ↑ http://support.microsoft.com/kb/126449
- ↑ Ctrl+Esc, U, Enter: Shutdown Windows (XP and earlier). Мөрәҗәгать итү датасы: 2012 елның 20 апрель. Архивировано 18 июль 2017 года.
- ↑ Татар теле Windows 7 Тел интерфейсы пакетында «Биремнәр диспетчеры» дип атала