Галактика
Гала́ктика – гравитация белән бәйләнгән йолдызлардан, йолдызарасы газлар, тузаннан һәм караңгы материядән торган система. Галактикадагы барлык объектлар уртак масса үзәгенә карата хәрәкәттә катнашалар.
Этимология
«Гала́ктика» (грек. γαλαξίας) сүзе безнең галактиканың грек телендәге аталышыннан килеп чыккан (грек. κύκλος γαλαξίας сүзе «сөтле боҗра» дигән мәгънәне аңлата).