Gothic (уен)

GothicCRPG жанрындагы санак уены. Piranha Bytes студиясе тарафыннан эшләнгән. Egmont Interactive нәшрияты тарафыннан 2001 елның 15 мартында чыгарылган. Gothic сериясенең беренче өлеше.

Уенның сюжеты билгесез җинаять өчен хөкем ителгән һәм каторгага сөрелгән исемсез төп геройның маҗаралары турында сөйли. Персонажны Мәгъдәнлекләр Үзәнгә җибәрәләр. Мәгъдәнлекләр Үзәне сихри барьер белән уратып алынган. Бу барьер Мәгъдәнлекләр Үзәнедән беркем дә китә алмасын өчен киртә булып тора.

Уен матбугатының реакциясе

  • Россия Absolute Games уеннар порталы уенга 70% биргән. Nomad интерактив уен дөньясын, матур графиканы һәм көчле AI билгеләп үтте. Кимчелекләргә баглар һәм зәгыйфь сюжет кертелгән[1].
  • Игромания журналы уенга 10 баллдан 8,5 балл биргән[2].

Искәрмәләр

  1. Nomad. Рецензия на Gothic. Absolute Games
  2. Darkmaster. Готика (Gothic) // Игромания. — Игромедиа.