Ортокоронавируслар
Ортокоронавируслар (лат. Orthocoronavirinae) — тышкы катлам РНК-лы плеоморф вирусларны берләштерүче коронавируслар гаиләлегеннән вируслар асгаиләлеге. Хайваннарга, кешеләргә киң спектрдагы авырулар йоктыралар.[3] Күпчелек очракта җиңел генә узсалар да, XXI гасырда MERS-CoV һәм SARS-CoV бетакоронавируслары көчле авырулар таратуы да билгеле.
Морфологиясе
Вирусларның диаметры — 80—220 нм. Вируслар инфекция йоккан күзәнәкләрнең цитоплазмасында үрчиләр. Тышкы тирәлектә вируслар даими түгел, 56 °С-та якынча 15 минут эчендә таркалар.
Классификация
2009 елга хәтле асгаиләлеккә керүче вирусларны Coronavirus ыруына берләштергәннәр[4], ләкин 2009 елдан соң Coronavirus өч ыруга аерыла: (Alphacoronavirus, Betacoronavirus, Gammacoronavirus), алар исә Coronavirinae асгаиләлегенә кертелә.
2016 елдан ICTV асгаиләлекне 4 ыруга бүлеп карый башлый:
- Alphacoronavirus (11 төр)
- Betacoronavirus (9 төр)
- Gammacoronavirus (2 төр)
- Deltacoronavirus (8 төр)
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 ICTV Master Species List 2018a v1 / за ред. Международный комитет по таксономии вирусов — 2018.
- ↑ 1 2 3 ICTV Master Species List 2018b.v2 / за ред. Международный комитет по таксономии вирусов — 2019.
- ↑ Zumla A., Chan J. F. W., Azhar E. I., Hui D. S. C., Yuen K.-Y. Coronaviruses — drug discovery and therapeutic options (англ.) // Nature Reviews Drug Discovery. — 2016. — Vol. 15. — P. 327—347. — DOI:10.1038/nrd.2015.37.
- ↑ ICTV Taxonomy History for Coronavirus 2016 елның 9 август көнендә архивланган. [ингл.] [Тикшерелгән 19 июль 2019].