Serial Experiments Lain

«Serial Experiments Lain» (яп. シリアルエクスペリメンツレイン) — режиссер Рютаро Накамураның 1998 елда чыгарылган аниме-сериалы. Ул Челтәр һәм чын дөнья турында сөйли, шулай ук аларда яшәүче Лэйн Ивакура исемле кыз турында сөйли. Аниме-сериал сценаристы — Тиаки Конака, продюсеры — Ясуюки Уэда. Персонажлар дизайнеры — Ёситоси Абэ. Анимеда төрле фәлсәфи сораулар күтәрелә, мәсәлән, чынбарлык, шәхес һәм аралашу[1].

Сюжет

Сериалның вакыйгалары Токиода бара[2]. Төп герой — Лэйн Ивакура — тыныч һәм тыйнак урта мәктәп укучысы, модалы тенденцияләрдән артта кала. Бервакыт аның «NAVI» челтәр терминалына сыйныфташының сәер электрон хаты килгән, ул вакытта инде үз-үзенә кул салган булган[3]. Анда «тән кирәк булмаган киңлектә» «Ходае бар» дип әйтелә. Хатның мәгънәсен аңлар өчен, Лэйн «NAVI» белән тирәнтен кызыксына башлый[3][4]. Берничә сәер вакыйгалар Лэйнны Челтәр дөньясына тарта. Анда ул әкренләп аңлый: бу дөньяда күп нәрсә беренче карашка күренгәнчә булмаска мөмкин. Беренче чиратта Бу Лэйнның үзенә кагыла.

Искәрмәләр

  1. Napier, Susan J. When the Machines Stop: Fantasy, Reality, and Terminal Identity in Neon Genesis Evangelion and Serial Experiments Lain  // Science Fiction Studies : журнал. — Vol. 29, no. 88. — P. 418—435. — ISSN 0091-7729.
  2. serial experiments lain (яп.). Akiba Souken. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2019.
  3. 1 2 注目DVD紹介:アニメ「serial experiments lain」がブルーレイで復活 (яп.). Майнити Симбун (1 ноябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2019. Архивировано 3 июль 2019 года.
  4. きみは「serial experiments lain」を知っているか 20周年を経ていまだ続く実験 (яп.). ITmedia (21 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2019. Архивировано 21 июль 2018 года.