Святослав Игорь улы
Святослав Игорь улы — (туу елы билгесез - 972 яки 973 елны үлгән), Бөек Киев кенәзе (945-972), гаскәр башлыгы.
Формаль рәвештә 3 яшьтән бөек кенәз вазифасында булган, ләкин бәйсез идарәсе 964 елда гына башланган. Святослав гел яуларда булганга күрә чынында аның әнисе - Ольга Киев шәһәрендә идарә иткән.
Яулар
964-966 елларны кенәз Святослав вятичларны хәзәр хакимиятеннән азат иткән һәм аларны Бөек Киев кенәзлегенә буйсындырган.
960 елларда Хәзәр каһанатына каршы сугышкан, җиңгәннән соң, хәзәр башкаласын Саркыл (Саркел) шәһәрен басып алып җимергән.
968-969 елларда Дунай буе Болгары иленә, 970-970 елларда Византиягә каршы сугышкан, православие христиан дәүләтләренә күп зыян китергән.
Покрау бәйрәме
Константинопольга каршы яу белән баргач, Святослав бөек шәһәрне чолгап алган, һәм православие ривәяте буенча: Изге Ана Константинополь шәһәрен вәхши мәҗүси Святослав гаскәрләреннән каплап саклаган. Шул вакыттан православие чиркәве (шул исәптән Рус чиркәве) - мәҗүси рус гаскәрләреннән коткаруны - Покрау бәйрәмен бәйрәм итә.
Үлем
Беренче Рюриковичлар
- ↑ Е. К. Святослав Игоревич (рус.) // Энциклопедический словарь — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1900. — Т. XXIX. — С. 274—275.
- ↑ «Повесть временных лет»
- ↑ Новгород кенәзе.
- ↑ Рюриковичлардан түгел.
- ↑ Куе төс белән күрсәтелгән Бөек Киев кенәзләре
- ↑ Рюрик нәселенең туган ботакларын нигез салучылар күрсәтелгән.
Әдәбият
- Рыбаков Б. А., Древняя Русь. Сказания. Былины. Летописи, [М., 1963].
| Элгәре: Игорь |
Бөек Киев кенәзе 945–972 |
Алмашка килүче: Ярополк |