Виктор Франц Һесс
Виктор Франц Һесс (алман. Victor Franz Hess; 24 июнь 1883, Вальдштейн, Австрия — 17 декабрь 1964, Нью-Йорк, АКШ) — Австрия һәм АКШ физигы, Австрия фәннәр академиясе әгъзасы. 1919 елдан Вена, Грац һәм Инсбрук университетлары профессоры. Хатыны яһүд милләтеннән булганы сәбәпле 1938 елдан АКШка күчеп киткән. Фәнни хезмәтләре космик нурлар физикасы, радиоактивлык, атом физикасы һәм оптикага карый. Космик нурларны кәшеф иткән (1912) һәм интенсивлыгының үзгәрешен күзәткән. Нобель премиясе лауреаты (1936).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Victor Francis Hess // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Victor Franz (Francis) Hess // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ 1 2 Гесс Виктор Франц // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.