«Алёша» танкы сугышы

«Алёша» танкы сугышы — Украинадагы махсус хәрби операция барышында Т-80БВ танкы экипажының дошманның 8 техникадан торган бронетөркемен берүзе туктатуы белән бәйле эпизод. Бәрелеш Запорожье өлкәсендә 2023 елның 6 июнендә була.

Яу кырында

Танкның тәхәллүсе «Дед Мороз» була, «Алёша» дип аны әлеге вакыйганы яздырган дрон операторы атый. Дрон операторлары кодировкасында «Алёша» дип алга ыргылган танкка әйтәләр[1].

2023 елның 6 июнендә Запорожье юнәлешендәге Новодаровка бистәсе районында Россиянең Т-80БВ танкы дошманның зур артиллерия утына эләгә. Танк механик-йөртүчесе Филипп Евсеев яралана, аның урынын экипаж командиры Рәсим Баксиков ала. Командир урынына Александр Леваков утыра. Танк Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең мотоукчылар частьләренә таба, ут белән ярдәм итү өчен, хәрәкәт итә. Урман полосаларының берсендә сугышчылар 2 танк һәм 6 (кайбер мәгълүматлар буенча 7) бронялы техника берәмлегеннән торган дошман бронетөркеменә юлыгалар[2].

Экипаж командиры, дошман көчләренең өстенлегенә дә карамастан, сугышка керергә карар кыла. Җирлекнең үзенчәлекләрен дөрес файдаланып, «Алёша» сиздермичә генә дошман көчләренә якынлаша. Бу һөҗүм дошман өчен көтелмәгәндә була. Россия танкистларына дошманның тактик хатасы да ярдәм итә: машиналар бер төркемгә туплана, сугышчылар машиналарыннан чыга[3]. Сугышның беренче ике минутында төзәүче-оператор Алексей Неустроев, ут атып, ике Т-72Б танкын юк итә, аннары 30 минут дәвамында шулай ук шәхси составы белән бергә М113 һәм 5 БТР MaxPro бронетранспортеры зарарсызландыра[4].

Барлык техник берәмлекләрне юк иткәннән соң, Т-80БВ экипажы Россиянең мотоукчылар частьләренә ут белән ярдәм итү бурычын үтәвен дәвам итә. 40 минуттан, танкта сугышчан комплект беткәч, экипаж аны яңадан тулыландырырга борыла, ә сугыш урынына башка танк җибәрелә. Ярдәмче танкка зыян килә һәм аңа кичекмәстән ярдәм кирәк була. Экипажсугыш кырына кире кайта һәм, туктаусыз ут яңгыры астында, танкны буксирга ала, экипажны коткара. Операция Россия хәрбиләре өчен югалтуларсыз уза[5].

Нәтиҗәләре

Россия Президентының 2023 елның 8 августы Указы белән, хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен, танк экипажы әгъзаларына Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. Бүләкләү 2023 елның 23 августында Курск шәһәрендә Курск сугышының 80 еллыгына багышланган концертта уза. Икенче көнне, 24 августта, танкистлар Кремльгә Россия президенты В. В. Путин белән күрешәләр[6].

Сугышның видеоязмасы 2023 елның июлендә Россия дрон операторы, мотоукчылар взводы командиры урынбасары ефрейтор Илья Гаврилов ярдәмендә тарала[7]. Илья Гаврилов бу сугышта пилотсыз очкыч ярдәмендә Россия артиллериясе утына төзәтмәләр кертә. Аны «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр[8].

2023 елның 6 августында Донецк Халык Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин «Алёша» танкы экипажының бөтен әгъзаларын «Донецк Халык Республикасы Герое» йолдызлары белән бүләкли[9].

29 августта Приморье губернаторы Олег Кожемяко лейтенанта Александр Леваков белән ефрейтор Илья Гавриловны «Герой Приморья» махсус тамгасы белән бүләкли[10].

Легендага әйләнгән Т-80БВ танкын 2023 елның сентябрендә «Патриот» паркындагы бронетанк экспозициясенә урнаштыралар[11].

Искәрмәләр

  1. ↑ Мария Новикевич, Максим Кирилов, Артур Дмитриев. Расим Баксиков, танк «Алеша»: «Закончится одно – начнется другое. Американцы просто так нас не оставят». Бизнес Online (24 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
  2. ↑ Экипаж танка "Алёша" уничтожил в бою восемь единиц техники ВСУ (5 августа 2023). 2 апрель 2024 тикшерелде.
  3. ↑ Подвиг «Алёши»: награжден экипаж танка, остановивший бронегруппу ВФУ (2023-08-02). 2 апрель 2024 тикшерелде.
  4. ↑ Разгромивший колонну ВСУ экипаж танка представлен к званию героев (2023-08-05). 2 апрель 2024 тикшерелде.
  5. ↑ Герой подвига экипажа танка "Алёша". Федеральная служба войск национальной гвардии Российской Федерации (20 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
  6. ↑ Подвиг танка «Алеша» — подробности боя, награждение, встреча с Путиным в Кремле (2023-08-24). 2 апрель 2024 тикшерелде.
  7. ↑ Один российский танк остановил колонну техники ВСУ. Комсомольская правда (29 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
  8. ↑ Золотых звёзд Героя России удостоены члены экипажа танка "Алеша", двое из них - якутяне. ИА SakhaNews (24 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
  9. ↑ Пушилин наградил звездами Героя ДНР разгромивший колонну ВСУ экипаж танка (2023-08-06). 2 апрель 2024 тикшерелде.
  10. ↑ Участников боя танка "Алеша" наградили знаками "Герой Приморья". 2 апрель 2024 тикшерелде.
  11. ↑ В парке "Патриот" впервые показали знаменитый танк "Алеша" - Российская газета (2023-09-10). 2 апрель 2024 тикшерелде.