Рәсим Баксиков
Рәсим Баксиков | |
---|---|
![]() | |
Туу датасы | 1 декабрь 1988 (36 яшь) |
Туу урыны | Казакъстанда, Чимкент өлкәсе, Кентау шәһәре |
Ватандашлык | ![]() |
Гаскәр төре | Россия армиясе, 127 мотоукчылар дивизиясе, 218 танк полкы |
Дәрәҗә | өлкән лейтенант |
Җитәкчелек иткән | танк ротасы командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | Россия Федерациясе Герое (08.08.2023), ![]() |
Отставкада | хәрби хезмәттә 2006–2018; 2022 елларда |
Рәсим Рәшит улы Баксиков (рус. Баксиков Расим Рашидович) — Көнчыгыш хәрби округның 5 гомумгаскәри армиясе, 127 мотоукчылар дивизиясе, 218 танк полкы, 2 танк ротасы командиры. Махсус хәрби операциядә катнашучы, «Алёша» танк экипажы командиры. Россия Федерациясе Герое. 2024 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Тәрҗемәи хәле
Рәсим Баксиков 1988 елның 1 декабрендә Казакъстан ССР Чимкент өлкәсе Кентау ш. туган. Гаиләдә икенче бала, апасы Зәринә исемле. Әтисе иртә вафат була. Советлар Берлеге таркалганнан соң, әнисе Разия Гашыйм кызы балаларын һәм әбисен алып, Россиягә күченеп кайта[1].
Татарстан Республикасының Алексеевск районы, Биләр авылына кайтып урнашалар. Рәсим мәктәптә тарих белән кызыксына, эзләү отрядлары эшендә катнаша. Мәктәптә укыганда ук хәрби булырга уйлый[2].
2006 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, катлаулы сайлап алу турын узып, Казан югары танк команда училищесына укырга керә. Кабул итү имтиханнары вакытында укытучыларга чит ил техникасы — Abrams, Challenger, Leclerc танкларының техник характеристикаларын яхшы белүе белән исләрендә кала[3].
2010 елда, лейтенант дәрәҗәсендә училищены тәмамлап, Чита шәһәре уку үзәгенә җибәрелә.
2014-2016 елларда Хабаровск краенда Көнчыгыш хәрби округында хезмәт куя. 392 округ уку-укыту үзәгенең Танк гаскәрләре кече белгечләрен хәзерләү үзәгендә уку-өйрәтү взводы командиры вазифасын били[4].
2016 елда Приморье краеның Сергеевка авылына Жуков орденлы 127 мотоукчылар дивизиясенең 218 танк полкына күчерелә. Контракты тәмамланганнан соң, 2018 елда контрактын озайтмыйча, запаска чыга[5].
Махсус хәрби операция башланганчы, Мәскәүдә төзелеш компаниясендә җитештерү- техник бүлектә инженер булып эшли. 2022 елның көзендә үз теләге белән армиягә кире кайта. Махсус хәрби операция зонасына 2022 елның 5 ноябрендә керә; башта танк взводы командиры, аннан рота командиры вазифасына билгеләнә[4]. Үзенә «Монолит» чакыру исемен ала. Әлеге исеме тыныч тормыштагы эшенә бәйле: төзелеш компаниясендә сәнәгать масштабларында бетон агызу белән шөгыльләнгән була.
Махсус хәрби операциядә катнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Үзенең беренче сугышчан машинасын беренче бәрелештә югалта — минага барып керә. Экипаж куркынычсыз зонага җәяүләп чыга[1].
2023 елның маенда Запорожье юнәлешендә каршы көчләрнең контрхөҗүме башлана. Рәсим Баксиков җитәкчелек иткән танк экипажына Новодаровка авылы янындагы җирләрне чистарту бурычы куела[6].
Бу вакытта аларга Украина техникасы колоннасы каршы чыга. «Алёша» танкы экипажы каршы көчләрнең берьюлы 8 техникасын юк итә. Дошманның соңгы хәрби машинасын көчсезләндергәч тә, мотоукчылар подразделениеләренә ут белән ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Танкта сугыш комплекты беткәч, Баксиков аны яңадан тулыландырырга борыла, ә сугыш урынына башка танк җибәрелә. Ләкин икенче танкка зыян килә, һәм аңа кичекмәстән ярдәм кирәк булган. Өлкән лейтенант, туктаусыз атыш астында, танкны буксирга ала һәм экипаж коткара. Бу вакыйга «Алёша» танкы сугышы буларак билгеле. Бөтен экипажны Батырлык (Мужества) орденына тәкъдим итәләр, әмма сугыш вакыйгасы видеосын бөтен ил халкы караганнан соң, бүләкләүгә тәкъдим документларын кире кайтаралар һәм икенчесенә алыштыралар.
Россия Президентының 2023 елның 8 августы Указы белән, хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, өлкән лейтенант Рәсим Баксиковка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. 2024 елның 23 августында Курск шәһәрендә, Курск сугышының 80 еллыгына багышланган концертта, В. В. Путин бөтен экипажга «Алтын Йолдыз» медален тапшыра[7]. Икенче көнне танкчылар Россия президенты белән Кремльдә күрешәләр[8].
2023 елның 6 августында Донецк Халык Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин «Алёша» танкы экипажының бөтен әгъзаларын «ДНР Герое» йолдызлары белән бүләкли[9].
Россия Герое йолдызыннан тыш, Баксиков III дәрәҗә «Хәрби хезмәттә аерылып торганы өчен» һәм «Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парадта катнашкан өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Татарстанга кайткач, Баксиков иҗтимагый эш алып бара: үсеп килүче буынга ватанпәрвәрлек дәресләре бирә. 2024 елның апрелендә Баксиков «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшыра. Депутат булгач, ТР Дәүләт Советында ул Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәт ветераннары, хезмәт ветераннары мәнфәгатьләрен якларга ниятли:
«Бу — шартларга йогынты ясау мөмкинлеге. Пенсия белән тәэмин итү, акча белән тәэмин итү, ветераннарны эшкә урнаштыру буенча чишелмәгән мәсьәләләр бар», - ди ул[10].
Россия Герое исемен алганнан соң, Рәсим Баксиковны, шул исәптән экипажның башка әгъзаларын да, Махсус хәрби операция зонасыннан чыгаралар. Россия Геройларына дус булмаган махсус хезмәтләр аеруча игътибар күрсәтәләр, шул сәбәпле, Баксиков һәм аның гаилә әгъзалары социаль челтәрләрдә шәхси битләрен ябалар, телефон номерларын алыштыралар. Өлкән лейтенант үзенең хәрби частендә хезмәтен дәвам итә[1].
Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Өйләнгән, кызы һәм улы бар[1].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Мария Новикевич, Максим Кирилов, Артур Дмитриев. Расим Баксиков, танк «Алеша»: «Закончится одно – начнется другое. Американцы просто так нас не оставят» . Бизнес Online (24 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
- ↑ Садыков Данил. Героями не рождаются. Как воспитывался командир легендарного танка «Алёша» (7 августа 2023). 2 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Елена Фенина. Преподаватели Казанского танкового училища о Расиме Баксикове: «Это был настоящий подвиг» . Татар Информ (15 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
- ↑ 1 2 Баксиков Расим Рашидович . Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
- ↑ Максим Стрелецкий. Герои Z. Расим Баксиков . Контингент. Военно-историческое издание (12 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
- ↑ Герой подвига экипажа танка "Алёша" . Федеральная служба войск национальной гвардии Российской Федерации (20 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
- ↑ Подвиг танка «Алеша» — подробности боя, награждение, встреча с Путиным в Кремле (2023-08-24). 2 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Герой с родины героев: история наводчика танка «Алеша» . Якутия daily (2 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2024.
- ↑ Пушилин наградил звездами Героя ДНР разгромивший колонну ВСУ экипаж танка (2023-08-06). 2 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ «Истекая кровью, крикнул: «Передай моим, что я их люблю!»: 12 подвигов новых Героев России из Татарстана (2024-05-09). 16 июль 2024 тикшерелде.