Владимир Козин


Владимир Николаевич Козин (1 декабрь 1975, Күлбаш, Татарстан АССР13 октябрь 2023, Красногоровка[d]) – Россия хәрби хезмәткәре, Көньяк хәрби округының 51 нче гвардия гомумхәрби армиясе 114 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасы сержанты. Россия Федерациясе Герое (2023, үлеменнән соң).

Тормыш юлы

1975 елның 1 декабрендә Татарстанның Кайбыч районы Кече Мәми авылында туа. Милләте — чуаш[1][2][3].

1993 елда Кече Мәми төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый. 1994 елда Абакан шәһәрендәге (Хакасия Республикасы) Һава-десант гаскәрләренең 300 нче гвардия аерым парашют-десант полкына хәрби хезмәткә алына. Төзәүче, оператор, механик-йөртүче, шулай ук парашют-десант отделениесе командиры булып хезмәт итә[1][2][3].

Запаска чыкканнан соң, Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтына (хәзерге — Казан дәүләт аграр университеты) укырга керә, әмма югары уку йортын тәмамламый. 2000 нче еллар башында Казанда яши, төзелеш фирмасында эшли, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә[1][2][3].

2022 елның октябрендә, өлешчә мобилизация вакытында, Козин Махсус хәрби операция зонасына китәргә карар кыла. Казан шәһәренең 1231 нче мотоукчылар полкына пулемётчы итеп алына. Соңрак 114 нче аерым гвардия Енакиево-Дунай мотоукчылар бригадасына күчерелә. Тәхәллүсе «Коршун» була[4][5]

Батырлыгы

2023 елның 13 октябрендә Донецк Халык Республикасының Марьинка районы Красногоровка шәһәре тирәсендә Козин хезмәт иткән бүлекчә дошманның өстенлекле көчләре белән сугышка керә. Яралы килеш, сержант Козин үз хезмәттәшләренең чигенүен каплый. Патроннары беткәч, дошманны якын китермәс өчен, граната алып, аны үзеннән берничә метрга читкә ыргыта. Һәлак була,сугышчан иптәшләре исән кала[4].

2024 елның 6 мартында туган ягында — Татарстан Республикасының Кече Мәми авылында җирләнгән[1][2][3][6][7].

«Алтын Йолдыз» медален Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Җиңү көненә багышланган тантаналы концертта Геройның тормыш иптәшенә тапшыра[8][9].

Дәүләт бүләкләре

  • Россия Федерациясе Герое (2023) — Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 30 ноябрендәге «ябык» Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен сержант Владимир Николаевич Козинга Россия Федерациясе Герое исеме бирелә (үлеменнән соң)[1][10][11][12];
  • Батырлык ордены[1];
undefined

Исемен мәңгеләштерү

  • 2024 елның декабрендә Татарстан Республикасының Кайбыч районы Кече Мәми авылында Россия Герое Владимир Козинга бюст ачыла[13];
  • 2024 елның 2 сентябрендә Владимир Козин укыган Кече Мәми төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасына (Үзәк урам, 27 нче йорт) мемориаль такта куела[14];
  • 2024 елда Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Кече Мәми төп гомуми белем бирү мәктәбенә Россия Федерациясе Герое Владимир Николаевич Козин исеме бирелә[15].

Гаиләсе

Тормыш иптәше — Людмила Козина, ике кызы калган.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 Козин Владимир Николаевич (рус.). warheroes.ru. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2025.
  2. 1 2 3 4 Эльвира Самигуллина. «Все уважали, называли дядей Вовой – даже командиры»: история 12-го Героя России из Татарстана. m.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2025.
  3. 1 2 3 4 Владимир Николаевич Козин на сайте «Минтрудсоцзащиты Татарстана». mtsz.tatarstan.ru. Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан.
  4. 1 2 Спастись или спасти товарищей: история подвига Героя России из Татарстана Владимира Козина. tatar-inform.ru. Татар-информ (13 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025.
  5. Козин Владимир Николаевич. warheroes.ru. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025.
  6. «Истекая кровью, крикнул: «Передай моим, что я их люблю!»: 12 подвигов новых Героев России из Татарстана. БизнесОнлайн (9 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2024.
  7. Славное имя Владимира Козина из Малых Мемей всегда будет жить в памяти народа. Кайбицкие зори (6 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2024.
  8. Раис Татарстана передал медаль Героя России вдове бойца СВО Владимира Козина. ТНВ (8 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2024.
  9. Минниханов передал медаль Героя России вдове погибшего бойца СВО. Комсомольская правда (8 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2024.
  10. Раис Татарстана передал медаль Героя России вдове бойца СВО Владимира Козина (рус.). tnv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2025.
  11. Минниханов передал медаль вдове 12-го Героя России из Татарстана бизнесмена Козина. m.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2025.
  12. Арсений Каримов. Рустам Минниханов передал медаль Героя России жене погибшего участника СВО из Татарстана (рус.). Новости Татарстана и Казани - Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2025.
  13. В Малых Мемях установили бюст в честь Владимира Козина. kaibicy.ru. Кайбицкие зори (8 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025.
  14. Герой Российской Федерации Козин Владимир Николаевич (рус.). new.warheroes.ru. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025.
  15. МБОУ "Маломеминская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан имени Героя Российской Федерации Владимира Николаевича Козина". edu.tatar.ru. Электронное образование Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025.

Тема буенча өстәмә